Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә “больничныйлар” түләүнең яңа тәртибен расладылар

Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин белдерүенчә, ул эш бирүчене кәгазь эшеннән берникадәр азат итәргә, ә гражданнарга исә тизрәк түләү алу мөмкинлеген бирәчәк.

(19 ноябрь, «Апастово-информ”).


Хөкүмәт больничныйларны һәм әниләргә пособие түләүнең яңа тәртибен кертә, дип яза “Татар-информ”агентлыгы РИА Новости хәбәренә сылтама белән.
Хәзер аларны эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры социаль иминият фондыннан күчерәчәкләр. Кайбер төбәкләрдә мондый система сынау режимында эшли һәм үзен яхшы яктан күрсәтте, дип аңлатты Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин утырышта. Ул эш бирүчене кәгазь эшннән берникадәр азат итәргә, ә гражданнарга исә тизрәк түләү алу мөмкинлеген бирәчәк, дип белдерде. Күчерелгән барлык исәпләүләрнең дөреслеген фондның территориаль органнары тикшерә.
"Шуңа күрә 2022 елдан мондый тәҗрибәне бөтен илгә таратачакбыз. Моннан тыш, эшнең актив форматына күчәчәкбез. Вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр-болар барысы да автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк, хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе нигезендә башкарылачак, бернинди гаризалар да язарга кирәкми", — дип белдерде Мишустин. Ул хәбәр иткәнчә, мондый пособиеләр билгеләү өчен мәгълүматлар алу да электрон рәвештә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев