Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә коронавирус чикләүләрен бетерү 2 июльдән үз көченә керә

Россиядә 2020 елдан башлап гамәлдә булган коронавирус чикләүләре иртәгә – 2 июльдә бетерелә.

Бу хакта РФ баш санитар табибы Анна Попова имзалаган Роспотребнадзор карарында язылган.

«Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ковидка бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне бетерү турында карар имзалады, ул 2 июльдән үз көченә керә», – дип хәбәр итә ТАСС.

Авырулар саны шактый кимү сәбәпле, коронавирус чикләүләрен бетерү турында карар кабул ителүе турында бүген мәгълүм булды. Авыручылар саны соңгы дүрт айда 64 тапкыр кимегән һәм Россиядә йогышлы чирнең кабынып китү ихтималы аз дип бәяләнә. Әмма вазгыять начарланса, битлек, җәмәгать туклануы эшен тыю һәм башка таләпләр яңадан торгызылачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-koronavirus-ciklaularen-beteru-2-iyuldan-uz-kocena-kera-5856791

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев