Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә яшәү минимумы 13 919 сум тәшкил итәчәк

2022 елның 1 июненнән яшәү минимумы 10% ка артачак һәм 13 919 сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте. «Кайбер пособиеләр һәм түләүләр күләме яшәү минимумы белән бәйле. Президент кабул иткән карар социаль түләүләрне 15 миллионнан артык россияле өчен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яшәү минимумына бәйле булган кайбер түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәкләр», дип белдергән Котяков. Ул шулай ук индексациядән соң эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы — 15 172 сум, пенсионерлар өчен — 11 970 сум, балалар өчен 13 501 сум тәшкил итәчәк, дип өстәде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-yash-minimumy-13-919-sum-tshkil-itchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев