Рөстәм Зәмдиханов - яңа вазифада
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары булып Рөстәм Зәмдиханов билгеләнде.
Ул 2009-2014 елларда район башкарма комитетының оештыру бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшли. 2014 елдан район башкарма комитетының территориаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе урынбасары булып хезмәт итә. Шул ук елда районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе итеп билгеләнде һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге вазифаны башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев