Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Роза әби Нурмиева: “Эш кешене гомерле, сәламәт итә”

Түбән Биябашы авылында яшәүче Роза әби Нурмиева 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. 

(1 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”). 



Роза әбигә олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин иң изге теләкләрне юллап, тормыш юлы хатирәләре белән дә бүлештеләр. 
 
Роза әби бүген дә хәрәкәттә, эштә. Бер генә дә тик торырга яратмый ул. Җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга да ярата. Үлән чәйләренең файдасын күрә. Аның кебек балан катыгы ясый белүчеләр дә юк икән. 
 
“90 яшькә җиттем, эштән туктаганым юк. Эш кешене гомерле, сәламәт итә. Хәрәкәттә булырга, эчтә ачу сакламаска, дус-туган, күрше-күлән белән дус яшәргә кирәк, - ди ул. 
 
Роза әби 4 бала тәрбияләп үстергән. Олы кызын бик яшьли югалткан. Бүген калган балаларының, оныкларының игелеген күреп яши. Күршедә яшәүче килендәше Рәмзия әби белән дә бик дус ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев