Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роза чәчәге үстерүчеләргә киңәшләр

Быел күпләп роза чәчәкләре утырттым. Алар матур гына үсеп киттеләр. Июль аенда аларны тукландырырга кирәкме? Сорауга чәчәкләр "әнисе" Венера Ромачкова җавап бирә: - Роза ул бик нәзберек чәчәк. Кояш төшә торган, җилсез урынны ярата. Чәчәкләрне июль азагында һәм августта ашларга ярамый, алар кышка кергәндә көчсезләнергә мөмкин. Хәзер ашлау өчен терлек...

Быел күпләп роза чәчәкләре утырттым. Алар матур гына үсеп киттеләр. Июль аенда аларны тукландырырга кирәкме? Сорауга чәчәкләр "әнисе" Венера Ромачкова җавап бирә:
- Роза ул бик нәзберек чәчәк. Кояш төшә торган, җилсез урынны ярата. Чәчәкләрне июль азагында һәм августта ашларга ярамый, алар кышка кергәндә көчсезләнергә мөмкин. Хәзер ашлау өчен терлек тизәге ачытып сибәргә кирәк. Савытка салып бер атна әчетәбез, 10 литр суга 1 литр исәбеннән кушып, төпләренә сибәбез. Катнашма мул итеп су сипкәннән соң сибелә. Аннан ике атна вакыт узганнан соң, минирал ашламалар белән ашлыйбыз. Розаның төпләрен гел өеп торсаң яхшы. Ялгаган җире күмелеп торса, чәчәк 10 елга кадәр яши һәм матурлык өләшә. Хәзер шулай ук төпләрен карап, җиде яфрак чыгара торган кыргый үсентеләрдән аралау чоры да. Әгәр шундый үсентегә тап булсагыз, аны тамырыннан ук кисеп алырга кирәк. Ул розаны юкка чыгара. Чәчәкне вак бетләр баскан очракта, мондый ысул кулланам: помидорның кисеп аткан үсентеләрен өсте томалаулы савытка салып бер атна әчетәм һәм аңа хуҗалык яки сыек сабын кушып, өсләренә сибәм. Файдасы тиз беленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев