Розалия Насыйбуллина җаваплы хезмәтеннән тыш, гаиләсенә дә йөрәк җылысын өләшә белә
“Халкыбызның күркәм йолаларына, өлкәннәр киңәшенә таяну яшь гаиләләргә бик кирәк. Гаиләдә дә, эшемдә дә миңа әби-бабай, әти-әни тәҗрибәсе ярдәм итә”, - ди районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Гаилә кыйммәтләрен аңлап, акыл һәм зирәклек белән яши белә ул. Әни, хатын, кыз, килен вазифаларын намусы кушканча башкара. Хезмәтендә исә тәҗрибәле җитәкче.
Быел Розалия Насыйбуллина һәм аның гаиләсе республикакүләм “Нечкәбил” бәйгесендә катнашып, зона турында җиңү яулады. Алар республика турында да уңышка ирештеләр.
Насыйбуллиннарның зур, бердәм гаиләсе район данын яклады. Биредә аларның балалары Адилә һәм Булат, әти-әниләре, якыннары һәм дуслары да катнашты. Барысы да җиңү өчен өлеш кертте. Насыйбуллиннар гаиләсе “Гаилә һәм җәмгыять” номинациясендә җиңү яулады.
Раил һәм Розалия Насыйбуллиннар бар җирдә актив, дус һәм бердәм. Кичләрен балаларына өй эшләрендә дә ярдәм итәләр, мәктәп тормышында теләп катнашалар, сәяхәтләргә, музей һәм күргәзмәләргә йөрергә дә вакыт табалар. Спорт белән дә дус ул. Районкүләм ярышлардан читтә калмый, республикакүләм Спартакиадаларда район данын яклый.
Розалия Насыйбуллина җаваплы хезмәтеннән тыш, гаиләсенә дә йөрәк җылысын өләшә белә. Тәртип, төгәллек һәм гаделлек яратуы белән дә аерылып тора.
-Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына китереп булмый. Кеше тормышының туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә. Әлеге эшне без башкарабыз. Туган һәр бала, теркәлгән гаилә өчен шатланабыз. Югалтулар булса да беренче без борчылабыз. Кешенең дөньяга аваз салган, никахы теркәлгән, үлү көне билгеләнгән документлар һәр гасырда мөһим язма буларак исәпләнә һәм 1926 елдан башлап архивларда саклана, - ди Розалия.
ЗАГС бүлегенең ишекләре һәрчак ачык. Биредә эшләүчеләр нинди сорау белән килсәң дә җентекләп аңлаталар. Шатлыклы мизгелләреңдә матур, кабатланмас теләкләрен ирештерәләр, ә инде кайгылы чагыңда хәлеңә кереп, юатыр сүзләр табалар. ЗАГС бүлеге катнашында матур, тирән эчтәлекле чаралар уза. Озак еллар парлы гомер итүче парлар, яшь гаиләләр, Ана капиталы алучылар хөрмәтләнә.
-Аналар көне белән барлык әниләрне һәм әни булырга җыенучы кызларны тәбрик итәм. Кешелекне дәвам итүче гүзәл затларга озын гомер, сәламәтлек, бала бәхете телим, - дип изге теләкләрен дә ирештерә Розалия Насыйбуллина.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев