Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов эре бизнес вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford-Sollers уртак предприятиесе президенты һәм “Аурус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Адиль Ширинов белән очрашты.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”). 


Очрашуда алар җитәкләгән предрприятиенең Алабуга икътисади зонасында Aurus Senat машиналарын серияле җитештерүгә хәзерлекнең барышы турында фикер алышынды. Предприятиенең генераль директоры бүгенге көндә эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю җиһазларын хәзерләү баруы турында сөйләде. Шул ук вакытта, белгечләр туплау һәм аларны укыту эше алып барыла. Эш алдан расланган план нигезендә бара. Адиль Ширинов Алабугада җыелган беренче Aurus Senat машиналары клиентларга 2021нче елның маенда җибәрелә башлаячак дип хәбәр иткән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев