Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов “Казан утлары” журналын юбилее уңаеннан үзенең котлау сүзләрен җиткерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан утлары” журналын 100 яшьлек юбилее белән котлады.

 

“Кадерле дуслар! Әдәбият сөючеләрнең яраткан журналы «Казан утлары»ның нәшер ителә башлавына 100 ел тулу хөрмәтенә аның барлык авторларын, редакция хезмәткәрләрен, тугрылыклы укучыларын чын йөрәктән тәбрик итәм!

Туган телгә карата битарафлык көчәйгән чорда, милли рухны үстерүгә хаман да саллы өлеш керткән журналистларга, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүче милли җанлы татар гаиләләренә телебезне, мәдәниятебезне саклап, киләчәк буыннарга тапшыруда зур ышаныч белдерәм. 

Мәртәбәле милли журналыбыз “Казан утлары” телне саклауда төп терәгебез булыр дип ышанам. Редакция хезмәткәрләренә, язучыларга, иҗат сөүчеләргә бәхет, сәламәтлек, иҗади уңашлар телим!”- ди Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев