Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны яңа ел корпоративларын үткәрүне тыймаска чакырды

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чараларын күрү муниципаль хакимият өчен актуаль булып калырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

(17 декабрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга яңа ел корпоративларын уздыруны чикләмәскә, әмма барлык санитария таләпләрен үтәргә өндәде. Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XV съездында белдерде.
«Иҗтимагый, мәдәни чараларны без саклык чараларын үтәп үткәрәбез. Ләкин бу зур дисциплина таләп итә. Хәзер корпоративлар, төрле чаралар күп булачак. Әйе, аларны уздырырга кирәк. Кешеләрне чикләргә ярамый. Аларның кайдадыр үз өйләрендә җыелулары – яхшырак. Яңа елны мәдәни яктан күңеллерәк уздыру өчен барлык саклану кагыйдәләре үтәлгән бинада үткәрү кирәк. Моның өчен тиешле шартлар да тудырылырга тиеш», – диде ТР Президенты муниципалитетлар башлыкларына.
«Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен уртак фикергә килеп эшләргә, гражданнар мәнфәгатьләрен исәпкә алу яхшырак булачак. Кешеләр Яңа елны көтә. Һәм ничек кенә әйтмәсеннәр, кеше барыбер аны бәйрәм итәчәк», – дип дәвам Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренчә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чаралары муниципалитетлар өчен актуаль булып калырга тиеш.
«Контроль чаралар комплексын, шул исәптән санитария таләпләрен һәм чикләүләрне үтәүне тәэмин итү буенча рейдларны дәвам итәргә, халыкны вакцинацияләргә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтергә кирәк», – дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Covid-19га бәйле вәзгыять буенча Россиянең иң тотрыклы төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.
«Без үзебез сакланырга һәм безнең белән янәшә булган кешеләрне дә саклык чараларын күрергә өйрәтергә тиеш. Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителгән, дистанция, дезинфекция һәм башка чаралар кергән катгый кагыйдәләр бар. Һәм бернинди карантин да безне, бернинди чикләүләр дә коткармаячак. Шуңа күрә без үзебезнең муниципаль хакимияткә бик өметләнәбез», – дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев