Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов “ТР шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре” китабын тәкъдим итүдә катнашты

Китап ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә басылып чыкты.

(17 декабрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон»да узган «Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре» дип исемләнгән өч томлы басманы тәкъдим итүдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Китап ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында ике дәүләт телендә-рус һәм татар телләрендә басылып чыкты. Басманың тиражы 1 мең данә тәшкил итә.
Уникаль хезмәт Татарстан тарихын аның шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре вазыйфаларын башкарган 1124 кешенең язмышы призмасы аша ача. Китапка сәяси репрессияләргә дучар ителгән җитәкчеләр, ТАССР партиясенең Җиңү Парадында катнашкан дүрт секретаре кертелгән. Китап узган гасырның 20 нче елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә алган.
"Әйтик, төрле елларда республика территориясендә 119 район бар иде, шуларның 66сы бетерелде яки үзгәртеп корылды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Басмада бик күп архив фотосурәтләре тупланган.
Китап өстендә эш ике ел дәвамында алып барылды, дип билгеләп үтте ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров. Бу вакыт эчендә ил төбәкләре, шулай ук Беларусь, Украина һәм башка илләргә 100 дән артык мөрәҗәгать җибәрелгән, ветераннар һәм аларның якыннары белән 700дән артык очрашу үткәрелгән.
Китап китапханәләргә һәм музейларга җибәреләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике ел эчендә башкарылган зур хезмәтләре өчен проект коллективына рәхмәт белдерде. Президент фикеренчә, басмага ихтыяҗ зур булачак, шуңа күрә аны электрон форматка да күчерергә кирәк. Бу китап белән танышырга теләүчеләргә зур мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов китапны тәкъдим итү чарасы барышында әлеге хезмәтнең фәнни редакторы Индус Таһировны ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев