Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миннеханов: “Өйдә утырыгыз!”

Татарстан Президенты үзенең инстаграмында үзизоляция режимында булган гаиләләрне тасвирлаган рәсемнәр урнаштырды.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов гаиләнең үзизоляция чорындагы көнкүрешен тасвирлаган рәсемнәрне инстаграмга куеп, “Өйдә калыгыз” хештегы белән бастырып чыгарды.
Беренче рәсемдә 4 кешедән торган гаилә күрсәтелә. Әти кеше улы белән шахмат уйный. Янәшәдә бала урындыгында кечкенә кызчык, ә әниләре өстәлгә зур бәлеш алып килә.
Икенче рәсемдә ирле-хатынлы коймак пешерәләр. Өченче рәсемдә ноутбуктан нәрсәдер карыйлар һәм өчпочмак ашыйлар.
“Өйдә утырабыз Рөстәм Нургалиевич, калганнарга да шуны тәкъдим итәбез”, “Нинди тәмле итеп ашыйлар!”, “Менә бусы минеке, мин үз йортымны яратам”, - дип язганнар үзләренең комментарияләрендә Татарстан Президентының инстаграмына язылучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев