Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рулет пешерәбез

Мәрьям Миннегулова рецепты

5 йомырканы агын сарысыннан аерып,агын миксер белән шикәр комы (ярты стаканнан азырак) салып күпертәбез (йомырка агы салкын булса яхшырак)

Сарысына да шикәр комы (ярты стаканнан азырак) салып болгатабыз, 3 аш калагы көнбагыш мае салабыз,1 стаканнан азырак күберәк он салабыз,болгатабыз. Шушы массаны йомырка агына кушып бер масса барлыкка килгәнче яхшылап тугылап ,180 градуслы мичтә пешерәбез..Эчлек өчен повидло да ярый. Рулет өстенә заварной крем ягабыз.1 стакан сөт, 1 йомырка, 2 аш калагы крахмал, 4-5 аш калагы песок, газга сүрән генә утка куеп кабартып, куерганчы тотабыз, варёный сгущёнка салабыз 1 аш калагы. Камыр пешкәч эчлекне салып кайнар килеш рулет формасы ясап төрәбез..Рулет суынгач өстенә кремны ягабыз,бизибез.Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев