Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руслан Хәсәнов: “Әниемне күрү иң бәхетле минутларның берсе булды”

Кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар Апаста урнашкан сугыш хәрәкәтләре ветераннарының штаб бүлмәсендә вакытлыча ялга кайткан Руслан Хәсәнов белән күрешеп сөйләштеләр, киңәшләрен бирделәр.

(21 нче июнь, “Апастово-информ”).


Руслан беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән кыю егет. Өлкән абыйлары белән рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырды.
“Баштагы вакытларда бик авыр иде. Кая икәнеңне дә белмичә йөри идек. Әниләр, гаиләм белән айдан артык вакыт аралашмаган вакытлар да булды. Шулай да алар борчылмасын дип вакыт табарга тырыштык. Хәзер инде 2-3 көн саен элемтәгә чыгабыз. Без дә чаярдык”, - дип шаяртып та куя ул.
Авылын, гаиләсен, туганнарын сагынып кайткан Руслан.
“Иң беренче әниемне күрү бәхетле минутларның берсе булды. Аннан хатынымны барып кочакладым. Кызым лагерьда иде, аны да барып күрдем. Әни манты пешергән иде. Бергә рәхәтләнеп, тәмле итеп ашадык. Ял буе гаиләм, туганнарым янында булдым”, - дип сөйли Руслан.
Инде китәргә дә вакыты җиткән.
“Бер генә дә авырсынмыйча китәм. Анда минем дусларым көтә. Без бердәм булганда гына җиңүгә ирешә алабыз”, - диде ул.
Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин Русланга уңышлар, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын теләде.
Аннан соң көмеш волонтерлар белән таныштырды. “Алга” яшьүсмерләр клубында җылы очрашу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев