Рухи матурлыктан ләззәт алып
Тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан бөек татар халкының бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән эчтәлекле әдәбияты, мәдәни мирасы, гореф-гадәтләре бар. Һәр халык үз мирасын, үз кыйбласын, үз рухын сакларга, киләчәк буыннарга тапшырырга омтыла. Әлеге милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырылып безнең көнгә килеп җиткәннәр икән, без дә аларны барлап, саклап яшьләргә җиткерергә тиешбез.
Китапханәдә авылыбызның тарихын, күренекле кешеләрен, халкыбызның милли мәдәни мирасын чагылдырган төрле әдәби кичәләр, бәйрәмнәр, мәгълүмат сәгатьләре үтеп тора. Аларда китап укучы өлкәннәребез дә, балалар да читтә калмыйча, бик теләп катнашалар. Морзалар мәктәбе укытучылары һәм укучылары китапханәдә узган чараларның даими кунаклары. Әле шушы көннәрдә генә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, "Рухи матурлыктан ләззәт алып..." дип исемләнгән тематик кичә үтте. Әлеге чарада Морзалар урта мәктәбенең тарих укытучысы Ләйсән Әмирханова җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары катнашты. Китапханә кунаклары халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли киемнәре белән таныштылар, моңлы көйләрен тыңлап ләззәтләнделәр, "Татар халык авыз иҗаты" җыентыкларыннан телгә, моңлы җырларыбызга багышланган мәкаль һәм әйтемнәрне укып искә төшерделәр. Кичәбез, халкыбызның милли ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин булган, чәй өстәле артында дәвам итте. Укучылар бай мирасыбызга кагылышлы сорауларга тулы җаваплар биреп, үз фикерләрен җиткереп, үзләренең мәдәниятлы һәм бар яктан да белемле икәнлекләрен күрсәттеләр. Шундый яшьләребез булганда киләчәгебез дә матур һәм өметле булыр!
Гөлназ Гатауллина,
Морзалар авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев