Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рүзил Хилавиев блогерлар бәйгесендә җиңү яулады

Казанда узган “Шәп” фестивалендә Татарстанның иң шәп блогерларын бүләкләделәр.

(15 нче декабрь, “Апастово-информ”)
“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм  коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру республика конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләрне һәм кунакларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм  коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.
“Без ел әйләнәсе якыннан аралашып эшләдек. Безнең максат-интернет челтәрләре аша телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны зур аудиториягә җиткереп, кешелек кыйммәтләрен саклап калу. Җиңүчеләрне тәбриклим”, - диде ул.
Каратун мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы ел әйләнәсе “Ялкын” журналы оештырган “Шәп блогер” мәктәбендә шөгыльләнде. Бик теләп әлеге бәйгедә катнашты һәм җиңүгә иреште.
“Иң яхшы яшь блогер”  номинациясендә II дәрәҗә Дипломга һәм 25 мең акчалата бүләккә ия булды.
“Мин бик шатландым. Үземнең җиңүемдә укучыларыма рәхмәт әйтәсем килә. Алар минем каналны укып баралар, лайклар куялар, фикерләрен язалар. Шулай ук оештыручыларга да зур рәхмәт. Атаклы блогерлар янында булу да зур бәхет. Тырышып эшләргә дәрт өстәде”, - диде Рүзил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев