Шәҗәрәләр бәйгесендә Болынбалыкчы авылыннан Садыйковлар гаиләсе катнашты
Чүпрәле районында “Без тарихта эзлебез” бәйгесенең зона этабы узды.
(12 апрель, “Апастово-информ”).
Төрле районнан килгән вәкилләр үзләренең нәсел шәҗәрәләрен, милли ризыкларын, күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук җыр-бию, нәфис сүз буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты оештырган әлеге бәйгедә Апас районыннан Садыйковлар гаиләсе катнашты.
“Нәсел тамырларыбыз күчмә башкорт-нугай кабиләләреннән башлана. 4 гаиләлек кабилә Болынбалыкчының сазлыклы җирләренә килеп урнашкан. Ата-бабаларыбыз арасында алтын куллы тимерчеләр дә, балта осталары да, атаклы комбайнчылар да булган”, - диләр Садыйковлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев