Сабан туеның күркәм бизәге булган “Сөлге җыю” йоласы Апас һәм Каратун җирлекләрендә башланып китте
Авыл җирлекләрендә Сабан туйлары 4нче июль көнне узачак.
(9 июнь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Хөкүмәтебез Карары зур күләмле чаралар үткәрүне тыйды. Шуңа күрә, гомуми район Сабан туе булмый. Әмма, авыл халкы Президентыбыз Указы нигезендә, милли бәйрәмебезне үз җирлекләрендә билгеләп үтәчәк. Дөрес, бу хакта халык арасында төрле каршылыклар туа. Шулай булса да, күпчелек кеше өчен бу бик көтелгән, зарыгып көткән милли бәйрәм. Халык та моны дөрес аңласын иде. Тыйнак кына булса да, авыл халкының бу күркәм бәйрәмне билгеләп үтәргә хакы бар диясе килә.
9нчы июнь көнне милли бәйрәмебезгә әзерлек йөзеннән, Апас һәм Каратун җирлекләрендә “Сөлге җыю” йоласы башланып китте. Күркәм йолага халык бик теләп кушылды. Алар төрле ярышларда җиңүчеләргә дип сөлгеләр, чиккән кулъяулык, баш яулыклары әзерләгәннәр.
“Чәчүгә нәтиҗә ясау, авыл хезмәтчәннәрен зурлау максатыннан оештырылачак бәйрәмгә әзерлек йөзеннән башладык без бу йолабызны. Башка авылларда дә шулай күңелле итеп, милли ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр җыячакбыз”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
“Сөлге җыю” йоласы үзе бер тамашага әверелде. Ул мәдәният хезмәткәрләренең җыр-биюләре, халыкның матур теләкләре белән бергә үрелеп барды. Харис абый Кәлимуллинның атына утырган бала-чагалар, Рәхимулла абый Гәрәевның сыздырып гармунда уйнавы - күркәм йола күренешләрен тагын да ямьләндереп җибәрде.
Каратун җирлегендә яшәүче Фәүзия апа Маннапова да үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
“Элек-электән килгән милли бәйрәмебезне исән-сау гына, тынычлык белән үткәреп җибәрергә Аллаһ насыйп итсен. Без барыбыз да аны бик зарыгып көтәбез”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев