Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуй: беренче урынга бары үзебезнең район көрәшчесе генә дәгъва кыла ала

Район сабан туенда татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең район җирлегендә эшләп, төрле ярышларда катнашып, район данын яклаган көрәшчеләр генә кала ала. Шуңа күрә, кайтып көрәшүчеләр 2-3нче урын өчен генә көч сынаша алачаклар. Беренче урын өчен алар дәгъва кыла алмыйлар. Ярышлар түбәндәге үлчәү категорияләре...

Район сабан туенда татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең район җирлегендә эшләп, төрле ярышларда катнашып, район данын яклаган көрәшчеләр генә кала ала. Шуңа күрә, кайтып көрәшүчеләр 2-3нче урын өчен генә көч сынаша алачаклар. Беренче урын өчен алар дәгъва кыла алмыйлар.

Ярышлар түбәндәге үлчәү категорияләре буенча үтәчәк:

Мәктәп балалары арасында: 26 кг, 36 кг, 46 кг, 55 кг, 65 кг һәм аннан югары.

Олылар арасында: 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг кадәр һәм аннан югары булган категориядәге көрәшчеләр катнашачак.

Яшьләр һәм олылар арасында абсолют батырларга кыйммәтле приз һәм Сабан туеның иң зур бүләге - тәкә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев