Реклама
Җәмгыять
Сабыр ла син, солдат Анасы!
Күкшем авылында яшәүче Роза апа Бикчәнтәева өч ир-бала тәрбияләп үстергән. Сентябрь аенда ул олы улы Илфирны махсус операциягә озатты.
(27 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Бала - бәгырь җимеше диләр. Һәрбер ата-анага баласы бик кадерле, бик якын. Миңа да улымны чит җирләргә озатуы бик авыр булды. Ничек тә сабыр булырга, төшенкелелеккә бирешмәскә тырышам. Әле менә шалтыратып тиз генә туган көнем белән котлап алды. Әй сөендем инде, кош тоткан кебек булдым”, - ди Роза апа.
Илфир мәктәпне тәмамлагач, башта Апаста шоферлыкка укыган. Аннары армия сафларына алынган. Анда артиллерист булып хезмәт иткән. Гаиләсе белән Казанда яшәгәннәр. Ике балалары бар. Үзе коммуналь тармагында тракторда эшләгән.
“Улларым авыл хезмәте белән чыныгып үскән егетләр. Колхоз көтүен дә көттеләр, комбайнда да эшләделәр, чәчү, урып-җыюда дә катнаштылар. Илфир кечкенәдән техника арасында булды. Әтисенең уң кулы булып аңа ярдәм итәргә яратты”, - дип сөйли Роза апа.
Роза апа авырлыклар да күп күргән. 47 яшендә тол калган ул. Бер улы фаҗигале төстә вафат булган. Бүгенге көндә кече улы белән гомер итә. Үзе колхоз фермасында сыер сава. Хуҗалыкларында ихата тутырып мал-туар үстерәләр, кош-кортлар асрыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев