Реклама
Җәмгыять
Саф һавада балалар милли уеннарда катнаша
Балаларны дуслаштыру, милли традицияләрне ныгыту, аларны буыннан-буынга тапшыру максатыннан, республикада UEN FEST фестивале уза.
(21 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).
Әлеге фестиваль республикабызда беренче мәртәбә генә үткәрелә. Фестивальнең шарты буенча, ачык һавада балаларның милли уеннар уйнап, биеп-җырлап төшкән иң күңелле мизгелләре видео яисә фотолар рәвешендә Казанга җибәрелә.
“Районыбыз балалары да ачык һавада рәхәтләнеп уеннарда катнаша, дәртле биюләр бии, күңелле ял итә. Морзалар, Болынбалыкчы, Әлмәндәр, Урта Балтай, Каратун, Йомралы авылларында бу уеннар бик күңелле узып китте“, - дип хәбәр итә район мәдәният йорты җитәкчесе Радик Исмәгыйлев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев