Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саф күңелле, батыр йөрәкле ак халатлы шәфкать иясе

Район хастаханәсенең шәфкать туташы Фирая Исмәгыйлеваның һәр көне райондашлар сәламәтлеген кайгыртудан башлана.

(22 июнь, “Апастово-информ”). 

40 елдан артык ул яраткан эшенә ашкына. Бүгенге көндә район хастаханәсенең реанимация бүлегендә анестезист-шәфкать туташы булып хезмәт итә. Фирая Исмәгыйлева 1981нче елда Казан медицина көллиятен тәмамлап, юллама буенча Республика клиник хастаханәсен анестезиология һәм реанимация бүлегенә эшкә урнаша. Озак та үтми гомерлек яры Наил абый белән гаилә корып, Апасның үз кызына әверелә. Хезмәт юлын Апас районы хастаханәсендә дәвам итә. Хезмәт вазифасының да иң авыры һәм иң җаваплысын сайлый. Реанимация бүлегенә анестезист-шәфкать туташы булып билгеләнә. 

“Гомерем буе хезмәтемне бик яратып башкарам. Һәр эш көнем аерым игътибарлылык, җаваплылык таләп итә.

Мин тәүлек әйләнәсе һәр сәгатьтә, һәр минутта көтелмәгән хәлләргә әзер булырга тиеш. Көчле холыкка ия булу да, шулай ук салкын канлылык, физик яктан чыдамлык, тиз арада бер фикергә килә белү дә бик кирәк. Без бер команда булып эшлибез. Бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз. Операция барышында сәгатьләр буе пациентның гомере өчен җавап бирәбез”, - ди ул хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашып. 

Фирая Исмәгыйлева бер урында таптанып яшәргә яратмый. Һәрвакыт алга атлый, яңалыкка омтыла. Өч югары уку йортын тәмамлый. “Клиник психолог”, “Оешма һәм предприятиеләр белән идарә итү”, “Оешма һәм предприятияләрне хокукый яклау” белгечлекләре буенча һөнәр үзләштерә. 15 ел дәвамында булачак шоферларга беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен өйрәтә. 

Фирая Исмәгыйлеваны хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Аяк өстендә, кешеләр гомере өчен көрәшеп узган бихисап төннәр бәрабәренә ирешелгән хезмәт уңышлары да күп аның. Фирая Исмәгыйлева Татарстанның Атказанган медицина хезмәткәре исеменә ия. Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгының, Апас районы хакимиятенең, район хастаханәсенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән. 

Эшендә үрнәк шәфкать туташы Фирая Исмәгыйлева гаиләсендә тормыш иптәше Наиль абыйның олы терәге, ике баласына күңел җылысы өләшүче әни, өч оныгына назлы дәү әни. Кулыннан бер генә килмәгән эше юк. Бакчасында гөрләп яшелчәсе үсә, тирә-юне гөл-чәчәкләргә күмелгән аның.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев