Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзбәкләрне таң калдырды!
Яшь татар җырчысы Үзбәкстанның «Ovoz» шоуында катнаша. Ул - Русиядәге «Голос»ның аналогы.
2015 елда Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Голос. Дети» проектында катнашып, финалга узган иде. Менә 10 елга якын вакыт узганнан соң, ул кабат үзен әлеге бәйгедә сынап карарга булган. Бу юлы Ташкентта. Ни өчен Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанның «Ovoz» шоуында катнашырга булуы турында "Интертат"ка сөйләгән.
Үзбәкстанның «Zoʻr TV» каналында баручы «Ovoz» («Голос») шоуында Казан шәһәре филармониясе солисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова аʻкапеллага «Гөлҗамал» җырын башкарды. Сәйдәнең чыгышын барысы да бик җылы каршы алды. Жюри әгъзалары чыгышның башында ук Сәйдәгә таба борылды, мәдәният министры Озодбек Назарбеков та, бераз уйланып торганнан соң, аʻкапеллага башкарылган татар халык җыры «Гөлҗамал»ның сихри моңына каршы тора алмыйча, хуплау төймәсенә басты. Сәйдә исә, үзенең остазы буларак, фолк-җырчы Севара Назарханны сайларга булды.
- Остазларның барысы да борылыр дип көткән идеңме? Һәм ни өчен Севара Назарханны остазың итеп сайларга булдың?
- Әлбәттә, юк. Мин Үзбәкстанга 6 апрель көнне очтым. Бу – беренче этаптагы съемкаларның соңгы көне иде. Төшерү мәйданчыгына килү алдыннан оештыручылардан: «Остазларның төркемнәрендә урын бармы әле?» – дип сорадым. Миңа: «Севараның - 3 кенә, мәдәният министрының 2 генә урыны калды, ә Фәрух Закировның төркеме тупланган», – диделәр. Дөресен генә әйткәндә, Фәрух Закиров минем чыгышта борылырга тиеш түгел иде. Чыгышым ошагангамы, ләкин ул борылды.
Минем зур хыялым Севара төркеменә эләгү иде. Һәм аның шушы проектта остаз буларак катнашуын белгәч, мин әниемә: «Барсам, катнашсам, Севара өчен генә», – дидем, чөнки аның белән эшләп карыйсы килгән иде. Ул миңа музыкант, вокалист һәм кеше буларак ошый. Безнең стилистикаларыбыз охшаш, без бер юнәлешне алып барабыз сыман. Шуңа аны сайларга булдым, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.
Сәйдәгә уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев