Сак булыгыз, мошенниклар кабат иске алымнарны куллана
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта мошенниклар кулына акча күчерүчеләр арта бара.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
"Балагыз яки оныгыгыз, туганыгыз бәлага тарды", - дигән хәбәр җиткереп, кешенең иң авырткан җиренә “баса”. Гадәттә алар кеше йоклаганда шалтырата һәм бик тиз сөйләп уйларга вакыт калдырмый. Иң мөһиме - телефон элемтәсен өзәргә дә ирек бирми. Киенеп, терминалга барып, яки телефон кушымтасын ачып акча күчергәнче ул корбанын контрольдә тота. Шундый очраклар бу көннәрдә тирә-күрше районнарда күзәтелде, сак булсагыз иде”, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.
Интернет мәгълүматлардан күренгәнчә, 27 сентябрьдә 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр билгесез кешеләр, 1937 елда туган Тәтештә яшәүче хатын-кызга өй телефонына шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән оныгына ярдәм кирәклеген исбатлый. Әлеге сылтау белән, 1 млн сум акчасын да алалар. Аны пенсионер хатын-кыз үзе билгесез ир-атка йорты янында тапшыра.
Һәркемгә билгеле схема: хокук саклау органнары, прокуратура хезмәткәрләре, яки туганнары (балалары, оныклары) исеме белән психологик басым ясыйлар, зыян күрүчеләргә ярдәм итү, полиция хезмәткәрләренә тапшыру, җинаять эше кузгатудан баш тарту, «урында» мәсьәләне хәл итү максатыннан ашыгыч рәвештә акча алалар. Халык исә акчаны күчергәч кенә аңына килә, анализлый һәм якыннарына шалтырата. Эшнең нидә икәнлеген белгәндә соң була инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев