Җәмгыять
Татарстанда ел башыннан 10 бала батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 ел башыннан республика сулыкларында 68 кеше батып үлгән. Шуның 10сы - балалар.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, үлүчеләр саны - 75, балалар - 6 булган. Шул ук вакытта батып барганда коткарылган кешеләр саны да кимегән: узган ел -...
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 ел башыннан республика сулыкларында 68 кеше батып үлгән. Шуның 10сы - балалар.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, үлүчеләр саны - 75, балалар - 6 булган. Шул ук вакытта батып барганда коткарылган кешеләр саны да кимегән: узган ел - 60, быел 46 кеше коткарылган.
Коену сезоны башланганнан, ягъни 1 июньнән бирле, Татарстанда 47 кеше батып үлгән. Шуларның 8е балалар һәм үсмерләр. Узган җәйдә коену сезонының шушы вакытына балигъ булмаган 4 кеше батып үлгән иде.
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев