“Салават күпере“ бакчасына “Зебра“ килгән
Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасында “Күренебрәк тор“, “Куркынычсыз зебра“ акциясе кысаларында чаралар узды.
Биредә юл куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар уеннар, шигырьләр, җырлар аша белемнәрен ныгыттылар. Үзәк юлларда өлкәннәрдән башка йөрергә ярамавын, велосипед белән чыкканда да яннарында әти-әниләре, абый-апалары булырга кирәклеген, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһимлеген кат-кат тыңладылар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев