“Салават күпере” балалар бакчасында гөрләде Сабантуй бәйрәме
Халкыбызның милли бәйрәмен быел "Салават күпере" нәниләре дә зурлап билгеләп үттеләр. Балалар шатланып милли уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр башкардылар. Тирә-юнь сабыйларның шат авазларына күмелде. Беркем дә читтә калмады. Хәтта иң кечкенә нәниләр дә чиләк тотып йөгерде, таяк тартыштылар. - Бу бәйрәм безнең балаларыбыз өчен зур шатлык. Аларның бергә-бергә рәхәтләнеп уйнаулары, шат...
Халкыбызның милли бәйрәмен быел "Салават күпере" нәниләре дә зурлап билгеләп үттеләр. Балалар шатланып милли уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр башкардылар. Тирә-юнь сабыйларның шат авазларына күмелде. Беркем дә читтә калмады. Хәтта иң кечкенә нәниләр дә чиләк тотып йөгерде, таяк тартыштылар.
- Бу бәйрәм безнең балаларыбыз өчен зур шатлык. Аларның бергә-бергә рәхәтләнеп уйнаулары, шат авазлары безнең өчен дә зур сөенеч, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев