Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Салават күпере" лагере балалары җәйге ялны файдалы уздыра

Зур Күккүз урта мәктәбендә 1-7 классларда белем алучы 20 бала "Салават күпере" лагеренда ял итә. 8-10 класс укучылары хезмәт лагерена килгән. Биредә 15 бала йөргән.

(24 июнь, "Апастово-информ").


"Салават күпере" мәктәп яны лагерында укучылар 21 көн ял итә.
"Балалар Сабан туе, "Наркотикларга -юк!" кичәсе, төрле спорт уеннары узды", - ди лагерь җитәкчесе Фәридә Ибраһимова.

Лагерьда шулай ук иминлек дәресләре, коткару сәгате үткән, Хәтер көне дә билгеләп үтелгән.

"Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп эшлибез. Хезмәт ветераны Мөнир Галиуллин белән очрашу узды. Аксакал балаларга үгет-нәсыйхәтләрен биреп, хезмәт елларын искә алды", - ди Фәридә Ибраһимова.

Лагерьда "Туган авылым атамалары" кичәсе дә узды.

"Азат Сункишев китаплары белән таныштырып, авылның үзенчәлекле җирләре хакында сөйләдем. Укучылар бик кызыксынып тыңлады. Кайбер истәлекле урыннарны барып та күрдек. Әлеге кичә туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияли", - ди китапханәче Галия Җәләлиева.
Укучылар көн дәвамында вакытларын күңелле һәм файдалы уздыра.
"Рәхәтләнеп уйныйбыз, ярышларда катнашабыз. Лагерьның Сабан туе да күңелле үтте", - ди Зөхрә
Җәләлиева.

Балалар районның янгын сүндерү бүлегендә дә кунак булды. Аларга хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде, янгын сүндерү машиналары белән таныштырды.

"Каникулыбыз күңелле уза. Хезмәт лагеренда да катнаштык" , - ди Фәнилә Ибраһимова.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова лагерьда булып, укучыларның һәр көне белән кызыксынды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев