Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Салават күпере” журналының октябрь саны үзенчәлекле формасы белән аерылып тора

Журнал яңача чыга башлаганнан бирле, аның һәр саны уенчыкка охшаган.

(8 октябрь, “Апастово-информ”).


“Салават күпере” хәзер уенчык рәвешендә чыга башлады. Ул бик кызыклы, үзенчәлекле төс алды. Бу көннәрдә укучыларга аның октябрь саны тәкъдим ителде. Ул транспорт чараларына багышланып, машина формасында эшләнде.
Журнал Тиз-тиз исемле машина турындагы әкият белән ачыла. Әкиятнең сюжеты буенча, Тиз-тиз кайчандыр тиз йөрүче һәм матур машина булган. Хәзер инде ул гаражда тора. Үзенең ямьсез кыяфәтеннән ояла да бугай. Ә менә үзенең нәни дусларына ярдәм кирәк булгач, Тиз-тиз бөтенләй үзгәрде. Ул нәни дусларын шәһәргә табибка алып барырга кузгалды. Аның сәяхәтенең дәвамын укучылар “Салават күпере” журналыннан белә ала.
Октябрь санында, шулай ук, шигырьләр һәм җәлеп итәрлек уеннар урнаштырылган.
Традиция буенча журнал сюрприз да хәзерләгән. Төсле кәгазьдән өстәмәләр балаларга иҗат дөньясына чумарга ярдәм итәчәк. Соңгы битенә кызыклы раскраска куелган. Аны “терелтеп” тә була.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев