“Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Әхмәтшина мактаулы бүләккә ия булды
Тәҗрибәле тәрбияче “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнгән.
(30 май, “Апастово-информ”).
29 май көнне Түбән Кама шәһәрендә республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында зур чара узган. Биредә район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Нәбиуллина, “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева һәм тәрбияче Ләйсән Әхмәтшина да катнашкан. Киңәшмә барышында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү хезмәткәрләре заманча мәктәпкәчә белем бирү, аның эчтәлеген яңарту хакында сөйләшеп, фикер алышканнар. Әлеге чара Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Әхмәтшина өчен аеруча истәлекле булган. Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнгән. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Ләйсән Әхмәтшина зур хезмәт тәҗрибәсенә ия, бик күп балаларның, әти-әниләренең хөрмәтен яулаган тәрбияче. Бик күп егет-кызларның беренче белем орлыклары салган, хәреф танырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы да ул. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы, гади, тыйнак, максатына ирешүче чын педагог.
“Ләйсән Мансур кызы Әхмәтшина коллективыбызның хөрмәтле һәм зур тәҗрибәгә ия хезмәткәре. Үз эшенең чын остасы. Ул бу зур бүләккә бик лаек”, - дип билгеләп үтте “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев