“Салават күпере” балалар бакчасында Туган тел көне
21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге уңайдан, Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында кичә узды. Балалар туган телләрендә чыгышлар ясады, осталыкларын күрсәтте.
“Телебез - тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, тел – бабаларыбызның үткәне. Шул уңайдан бакчабыз балалары бүген музыка залына "Туган тел - халык җаны" дигән кичәгә җыелды. Кичәдә туган телгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Халкыбызның онытылып барган уеннары искә төшерелеп, уйналып үтте”, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев