Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкыннан саклан! Урамга чыгар алдыннан кайнар эчемлекләр эчмәскә!

Республикада көчле салкыннар урнашты. Ә организмыбыз суык һава торышына ияләшеп өлгермәде әле.

Димәк, салкын тидерүдән аеруча сакланырга кирәк. Аяк-куллар, битләр өшү куркынычы да арта. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен бер төркем киңәшләрне истә тотарга кирәк:

Шарф белән төренергә ярамый. Күпләр салкыннан саклану өчен, борын һәм авызларны шарф белән каплый. Бу хатаны әниләр дә ясый, алар балаларының ярты битен төреп куя. Болай итү катгый тыела. Чөнки авыздан чыккан кайнар парны шарф үзенә сеңдерә һәм ул шунда бозга әйләнә. Бу исә кеше сулаган һаваның шул боз аша узуына һәм кергән һаваның тагын суына төшүенә китерә. Шулай итеп, ангина белән яисә салкын тиеп чирләргә мөмкин. Әгәр дә битнең аскы өлешен шарф белән капларга туры килсә, борынны ачык калдырып, борын аша гына суларга тырышыгыз.

Тәмәке тартудан тыелуың яхшырак. Суыкта тәмәке тарту кан йөрешен акрынайта, ә бу үз чиратында кул-аякларның өшүенә китерә.

Урамга чыгар алдыннан кайнар эчемлекләр эчмәскә тырышыгыз. Әлбәттә, кайнар эчемлекләр суык көннәрне бик файдалы, чөнки алар кан әйләнешен яхшырта һәм организмның саклану ресурсларын активлаштыра. Әмма шул ук вакытта алар кан тамырларын киңәйтә һәм шуның аркасында суыкта тәндәге җылы организмнан күпләп чыга. Шуңа күрә кайнар чәй яки каһвәне урамга чыгарга 30 минут кала эчәргә тырышыгыз.

Кысан аяк киеме киюдән тыелыгыз. Кышкы аяк киеме җылы һәм иркен булырга тиеш. Эчтән калын оекбаш та киярлек булсын. Кысан аяк киемнәре еш кына өшүгә китерә. Йон оекбашлар кию кулайрак, чөнки алар дымны яхшырак сеңдерә. Киемгә килгәндә, шулай ук иркенен кию яхшы, ул кат-кат булса тагын да әйбәтрәк.

Металл бизәнү әйберләрен такмагыз. Табиблар бик нык суык көннәрне металл аксессуарлар, йөзек, алка, кулоннар тагып йөрүдән баш тартырга куша. Чөнки алар бик тиз суына.

Җилле салкын көннәрдә бит һәм ачык урыннарны майлы крем белән майлагыз. Өшегән очракта, тәннең бу урынын коры йомшак чүпрәк кисәге белән ышкырга кирәк. Шуны да онытмагыз, суыкка балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр тиз бирешүчән. Аларга аеруча игътибарлы булыгыз.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/salkynnan-saklan-uramga-cygar-aldynna

Фото: Зилә Гатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев