Салмыш апаслы мотоцикл белән юлга чыккан
ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар вакытында төп игътибарны салмыш килеш руль артына утырып, юлда куркыныч тудыручы шоферларга юнәлтте.
(16 октябрь, “Апастово-информ”).
“Апас-Чүрибураш юлында төш вакытында ук исерткеч эчемлекләр кулланып өлгергән мотоциклчы белән очраштык. Аңа юл кагыйдәләрен, мотоциклның хәвефсезлек өчен куркыныч булуын тагын бер кат аңлатырга туры килде., - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Хәзер мотоциклчы суд карарын көтә. Аңа 30 мең сум штраф яный һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев