Реклама
Җәмгыять
Салмыш шоферларга халык карашы
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре руль артына “салмыш” шофер ролен уйнаган профессиональ артистны утыртып, социаль эксперимент үткәрде.
(30 май, “Апастово-информ”).
Руль артына исерек булып уйнаучы театр артисты, эчеп бетермәгән бутылкасын тотып, автомобиленә керергә маташа.
“Ике сәгатьлек эксперимент вакытында, нибары, 8 үтеп баручы гына исерек хәлдәге кешенең рульгә утырырга маташуын ГИБДДга хәбәр итә. Ә өч кеше “исерек” хәлдәге актерны үзләре туктатып калмакчы була”, - диделәр ГИБДД хезмәткәрләре. Шуңа күрә, Татарстан автоинспекциясе хезмәткәрләре, исерек шоферларны күргән очракта, кичекмәстән, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүләрен сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев