Шәмәк авылында гомер итүче Хәнифә әби Сираҗиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Бу уңайдан акъәбигә олы хөрмәт күрсәтелде.
(25 август, “Апастово-информ”).
Хәнифә әби бик гыйбрәтле һәм үрнәк гомер юлы узган. Шәмәк авылының атаклы тракторчысы Мансур абыйның тормыш иптәше бала тапканда гүр иясе була. Хәнифә әби Мансур абыйга кияүгә чыгып, ике ятим-ятимәне үз кочагына сыендыра, аларны үз балалары кебек тәрбияли. Үзе дә өч бала таба.
“Гомер эчендә шатлыгы да, кайгысы да күп булды. 38 яшемдә биш баламны кочып тол калдым. Ике улымны, бер кызымны югалту ачысын да татыдым. Барысына да сабыр итәргә тырыштым. Бала югалту хәсрәтләре беркемгә дә язмасын иде”, - дип сөйли ул үзе.
Бүгенге көндә Хәнифә әби үз аягында йөри ала. Үзе ашарына да пешерә, чәен дә куеп эчә. Кәефе булганда капка төпләренә чыгып утыра. Ялгыз гына гомер кичерсә дә, балаларының ярдәмен, назын тоеп яши.
Хәнифә әбигә ил башлыгының, район башлыгының Котлау хатлары тапшырылды. Шулай ук хөрмәтле юбиляр Урта Балтай авыл җирлеге исеменнән дә истәлекле бүләккә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев