Реклама
Җәмгыять
Шәмбалыкчы авылында яшәүче Салих абый Таҗиев 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Ил агасы район җитәкчелеге һәм район эчке эшләр бүлегенең Котлауларын кабул итте.
(2 август, “Апастово-информ”).
Салих абый бик матур гомер юлы узган, озак еллар хокук саклау өлкәсендә эшләгән. Хезмәт юлын Каратунда участок инспекторы булып башлап җибәргән. Бер елдан соң Кайбыч зонасына билгеләнгән.
Салих абый 1974нче елда Алабуга махсус милиция мәктәбен тәмамлый һәм оператив кизү торучы булып билгеләнә һәм әлеге вазифада 13 ел хезмәт итә.
Салих абый туган көн бәйрәмендә бик күп котлаулар кабул итте. Балалары, оныклары җыелды, якын дусты Җәүдәт абый Хәбибуллин да килгән иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, җылы тәбрикләп, юбилярга район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин һәм хезмәттәше Наил абый Әхмәдуллин да Салих абыйны котлап, истәлекле бүләк тапшырды һәм олы хөрмәтен белдерде.
Салих абый туган көнендә бик дулкынлану хисләре кичерде, үзенә игътибар күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Хезмәт иткән елларын сагынып, горурланып искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев