Сания Сафиуллинаның күкрәген “Россия волонтеры” медале бизи
Апас шәһәр тибындагы бистәсе волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Россия волонтеры” медаленә лаек булды.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Медальне район Советының йомгаклау сессиясендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тантаналы шартларда тапшырды.
Татарстанда “Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы эшли. Районда эш “Алга” яшүсмерләр клубының “Уңган килен” бүлмәсендә оешкан.
Кеше гомеренә, исәнлегенә битараф булмаган райондашлар Сания Сафиуллина җитәкчелегендә үз өлешен кертә, ярдәм итү төрләре арта бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев