Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сания әби Баһаветдинова “Йолдыз”ның соңгы санын укып аеруча да сөенгән

Дәүләки авылында яшәүче Сания әби Баһаветдинова район газетасы «Йолдыз”ның һәр санын көтеп ала.

(20 июнь, “Апастово-информ”).


Сания апа бу көннәрдә 85 яшьлек олы юбилеен каршылады. Бәйрәм уңаеннан балаларының олы хөрмәтен тойды ул. “Йолдыз”ның да сонгы санында чыккан җылы котлау сүзләрен укып күңеле тулды.
Сания апа тумышы белән Колчык авылыннан. Кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп, юклыкны күреп, авырлыкларны күңеле аша уздырып үскән. Дәүләки егете Фәрит белән гаилә корып, бар гомерен биредә уздырган. Озак еллар сыер савучы булып эшләгән. Таң йокысын бүлеп, өч баласын кеше итү өчен тырышкан. Лаеклы ялга чыккач та, җитәкчеләр чакыруы буенча, үзенә булган ышанычны санлап, 5 ел дәвамында бозаулар караган. Кая хезмәт итсә дә, макталган, данланган, күркәм эш нәтиҗәләре белән сөендергән. Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медале белән дә бүләкләнгән ул.
“Әниебез катлаулы авырулар кичерсә дә, һәрчак хәрәкәттә булырга тырыша. Өйдә үз-үзен йөртүе дә безнең өчен зур шатлык. Бакча эшләрен, гөлләр, чәчәкләр ярата ул. Тәмле ашлар да пешерә. Балаларын, онык, оныкчыкларын шатланып каршы ала, хөрмәткә, ихтирамга канәгать булып яши. Без дә аның ялгызлыгын сиздермәс өчен бар көчебезне куябыз, янәшәсендә булырга тырышабыз», - ди кызы Роза Габбасова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев