Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен каршылый

Апас балалар сәнгать мәктәбе 1968 елда музыка мәктәбе буларак ачыла.

2000 елда сынлы сәнгать һәм хореография бүлекләре эшли башлагач, ул сәнгать мәктәбе дип йөртелә башлый. Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәбендә 207 бала белем ала. Биредә алар музыка, сынлы һәм рәсем сәнгате дөньясын танырга, аның серләренә төшенергә, уен коралларында уйнарга, биергә, җырларга өйрәнәләр. Уңышлары белән дә сөендерәләр. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, төрле республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулыйлар.


Апас балалар сәнгать мәктәбенә Сара Садыйкова исеме бирелүе аеруча дулкынландыргыч вакыйга.

Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов сүзләренчә, фортепьяно, баян һәм сәнгать бүлекләренә укучылар теләп йөри.



Фатыйх Хисамов озак еллар Апас балалар сәнгать мәктәбен җитәкли. Биредә ул балаларга музыка сәнгате дөньясын танырга, аның серләренә төшенергә, уен коралларында уйнарга өйрәтә. Хезмәте белән горурланып, балаларның уңышларына сөенеп яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев