Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сатмыш мәктәбендә Җир көне

22 апрельдә мәктәбебездә география һәм биология укытучысы Гимадиев Ильфат Шакирҗан улы җитәкчелегендә "Халыкара Җир көне"нә багышланган класс сәгате үтте. Бу дәрестә без җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында сөйләштек. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы дигән нәтиҗәгә килдек....

22 апрельдә мәктәбебездә география һәм биология укытучысы Гимадиев Ильфат Шакирҗан улы җитәкчелегендә "Халыкара Җир көне"нә багышланган класс сәгате үтте. Бу дәрестә без җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында сөйләштек. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суларны агулап, урманнарны корытып бетерәләр икән, димәк кешеләр үз-үзләрен юк итәләр дигән сүз. Чөнки аларга яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк икәненә инандык.
Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Шуңа күрә, мәктәбебез укытучылары бездә, кечкенәдән үк, әхлаклылык, намуслылык, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләүдә барлык тырышлыкларын куялар. Без дә шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле балалар булырбыз, табигатьне яратырбыз һәм сакларбыз дип сүз бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев