Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сатмыш мәктәбендә “Көзге уңыш” кичәсе булды

29 октябрь көнне Сатмыш мәктәбендә, шаулатып-гөрләтеп күптәннән көтеп алынган уңыш бәйрәме үткәреп җибәрдек. "Көзге уңыш" кичәсе елдагыча бик күркәм һәм эчтәлекле үтте. Мул уңышны җыеп алгач, ел саен бәйрәм оештырып билгеләп узуны мәктәбебез матур гадәткә кертте. Беренчедән алып тугызынчыга кадәрге сыйныфлар чарага ныклап әзерләнделәр. Һәм менә ул көн килеп тә...

29 октябрь көнне Сатмыш мәктәбендә, шаулатып-гөрләтеп күптәннән көтеп алынган уңыш бәйрәме үткәреп җибәрдек. "Көзге уңыш" кичәсе елдагыча бик күркәм һәм эчтәлекле үтте.

Мул уңышны җыеп алгач, ел саен бәйрәм оештырып билгеләп узуны мәктәбебез матур гадәткә кертте. Беренчедән алып тугызынчыга кадәрге сыйныфлар чарага ныклап әзерләнделәр.

Һәм менә ул көн килеп тә җитте. Укучылар төрле концерт номерлары белән иптәшләре алдында чыгыш ясадылар: күңелле җырлар башкардылар, биеделәр, театральләштерелгән күренешләр күрсәттеләр. Укучылар көзге модалар тәкъдим иткәндә модельерлардан бер дә калышмадылар: үзенчәлекле, кабатланмас өс киемнәре, төз гәүдә, подиум буйлап тиешенчә атлап бару... Алдан әзерләнгән биремнәр буенча укучыларның белемнәрен, җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынадылар.

Көзге балга һәркем үзе пешергән ризык, яшелчә алып килде. Алардан корылган нигъмәт тулы табындагы тәм-томнардан ярминкә уздырдылар. Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Кичә бик кызыклы, мавыктыргыч һәм оешкан рәвештә узды.

Сатмыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гимадиева Назлыгөл Илфат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев