Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сатмыш мәктәбендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”

Республикабызда "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" башланды. Шул уңайдан Сатмыш төп гомуми белем биру мәктәбендә, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гимадиева Гөлчәчәк Исмәгыйль кызы җитәкчелегендә, 5-6 сыйныф укучылары өчен махсус әзерләнгән чара үтте. Чара барышында төрле кызыклы уеннар уйнатылды, мәрхәмәтлелек турында презентация күрсәтелде. Чарада укучыларга бу атнада нинди эшләр эшләргә кирәклеге, үткәрелү...

Республикабызда "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" башланды. Шул уңайдан Сатмыш төп гомуми белем биру мәктәбендә, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гимадиева Гөлчәчәк Исмәгыйль кызы җитәкчелегендә, 5-6 сыйныф укучылары өчен махсус әзерләнгән чара үтте. Чара барышында төрле кызыклы уеннар уйнатылды, мәрхәмәтлелек турында презентация күрсәтелде. Чарада укучыларга бу атнада нинди эшләр эшләргә кирәклеге, үткәрелү максатлыры аңлатылды.
Соңыннан укучылар үз куллары белән гәҗит чыгардылар, "мәрхәмәтлелек" агачы ясадылар. Бирелгән мөмкинлектән файдаланып, барлык укучылар да гәҗит битенә үзләренең изге теләкләрен, тәкъдимнәрен язып калдырдылар. Агачка җимешләр беркеттеләр, бу җимешләр "Язгы мәргәмәтлелек атнасы"нда эшләнәчәк эшләр күләмен аңлата. Шулай булгач әле безне алда зур эшләр көтә.
Афлятунова Диана Рәфкил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев