Сатмышта “Исмәгыйль” мәчете төзекләндерелде
Сатмыш авылы мәчете имамы Рөстәм Хәмидов чираттагы сөенече белән уртаклашты. -Быел Ходай әмере һәм киң күңелле мәхәллә халкы булышлыгы белән мәчетебездә күләмле ремонт, төзекләндерү эшләрен башкара алдык. Мәчетебезгә су кертелде, җылылык, канализация системалары яңартыла. Мәрхәмәтле, эчкерсез Сатмыш халкы, читтә яшәүче авылдашларыбыздан бу кирәкле эшкә барлыгы 250 мең сумлык кирәк-яраклар, җиһазлар...
Сатмыш авылы мәчете имамы Рөстәм Хәмидов чираттагы сөенече белән уртаклашты.
-Быел Ходай әмере һәм киң күңелле мәхәллә халкы булышлыгы белән мәчетебездә күләмле ремонт, төзекләндерү эшләрен башкара алдык. Мәчетебезгә су кертелде, җылылык, канализация системалары яңартыла. Мәрхәмәтле, эчкерсез Сатмыш халкы, читтә яшәүче авылдашларыбыздан бу кирәкле эшкә барлыгы 250 мең сумлык кирәк-яраклар, җиһазлар белән ярдәм җыелды һәм мәчет картларының бик көчле күзәтүе астында исраф ителде. Шамил Гомәрхан улы Шәрәфиев, Фаит Корбангали улы Сабиров, Наилә Шамил кызы Сабирова, Нурзия Газизулла кызы Шәрәфиева гаиләләре, ярдәменнән ташламаган башка барлык авылдашларыма бик зур рәхмәт! Һәммәгезгә дә Ходайның мәрхәмәте һәм кодрәте иңсен. Исәнлек-саулыктан аерылмыйча бергә һәм бердәм, сабырлык белән фани дөньяның кадерен белеп, догадан аерылмыйча яшик, авылдашлар,-ди авыл мулласы.-Саваплы гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев