Сатмыш авылында яңа күпфункцияле Үзәк ачылды
Халык җыены Сатмыш авылы халкы өчен аеруча истәлекле булды.
Биредә республика программасы нигезендә төзелгән күпфункцияле Үзәк ачылды. Бинаның ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Авыл халкы да бердәм булып шатлыклы вакыйганы уртаклашырга җыелды.
Бинаны төзү эшләре узган елның декабрь аенда башланды. Урыны билгеләнеп, беренче казыклары кагылганнан соң, санаулы вакыт эчендә яңа күпфункцияле Үзәк калкып чыкты. Биредә бар да заманча, уңайлы, җылы, якты. Бина үз эченә мәдәният йортын һәм китапханәне алган.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Сатмыш авылы халкын шундый истәлекле вакыйга белән ихлас тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады.
- Сатмыш авылында күп кенә эшләр беренчеләрдән булып башкарыла. Менә авылыгызда яңа мәдәният йорты да төзелде. Сезгә бирегә килеп күңелле генә ял итәргә язсын. Мәдәният йортыгыз буш тормасын. Сәхнәдән җыр-моң өзелмәсен. Сәламәт булыгыз, - диде район башлыгы.
- Республика программасы нигезендә авылыбызда 50 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йортын һәм китапханәне үз эченә алган күркәм бина төзелү авыл халкы өчен зур шатлык булды. Иске мәдәният йорты 1965 елда ук төзелгән иде. Авылыбыз көннән-көн зур үзгәрешләр кичерә, - ди Сатмыш авылы җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова.
Бина эчендә беренче азан яңгыраганнан соң, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре сатмышлыларга күңелле ял концерты бәүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев