Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатмышта авыл көне гөрләде

Авылдашлар, кайткан кунаклар очрашып, бергәләшеп бәйрәм итте.

(30 июль, “Апастово-информ”).
Бәйрәмне авыл тормышы белән янып яшәүче, биредә гомер итүче егетләр оештырды. Аларга барлык авыл халкы теләктәшлек күрсәтте, читтә яшәүчеләр дә бик теләп кушылды.
Сатмыш авылында туып-үскән егет-кызлар, апалар-абыйлар ямьле табигать кочагында урнашкан мәйданга агылды. Бирегә килгән халыкны җыр-моңнар каршы алды.
Сатмыш авылының үз егете, район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов барлык авылдашларын кайнар сәламләп, элек-электән килгән күркәм гореф-гадәтләрне, традицияләрне дәвам итүче, авылны яшәтүче егетләргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештереп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләрен ирештереп, Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Авыл бәйрәмнәре уздыру динебезне, мәдәниятебезне һәм гореф – гадәтләребезне саклап калуны максат итеп куя. Сатмышыбызда матур традициягә әверелгән бу бәйрәм дәвамлы булсын. Бергә һәм бердәм булып яшик”, - диде ул.
Сатмыш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әминә Җәләлетдинова соңгы вакытта авылда башкарылган мөһим эшләр белән таныштырып үтте. Авылда бик зур изге эшләр башкарылуын да билгеләп узды.
Сәхнә түренә авылның иң үрнәк гаиләсе, иң яшь парлар, иң өлкән кешеләре, иң чиста хуҗалык хуҗасы, уңган авылдашлар чакырылып, хөрмәтләнде. Иң яшь кунак та, яңа тәпи атлап китүче сабый да читтә калмады.
Бәйрәм кызганнан кыза барды. Халык төрле халык, спорт уеннарында катнашты. Авылның батыр егетләре келәмдә бил алышты. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, төрле уеннар уйнады. Янәшәдә шашлык, плов пеште, чәй кайнады. Сәхнә түреннән моң агылды. Апас, Каратун, Дәүләки мәдәният йортлары хезмәткәрләре үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Аларга эстрада йолдызлары, махсус кунаклар – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Вадим Захаров, Сиринә Зәйнетдинова кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев