Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатмышта яшәүче Сания Хуҗинаның хуҗалыгында матурлык капка төбеннән башлана

Сатмыш авылында яшәүче Сания апа Хуҗина йортында матурлык, зәвыклылык капка төбеннән үк башлана.

(2 сентябрь, “Апастово-информ“).


Өй каршысы, бакча алды төрле төсләргә күмелгән. Биредә төрле-төрле чәчәкләр утыртылган. Йорт каршында төрле сыннар һәм чәчәкләрдән почмаклар да булдырган

“Бер генә буш су савытын да әрәм итмим. Аларны кисәм, төрле рәвешләргә китерәм. Аннан буяп та куям. Күлне дә вакыт булган саен чыгып эшләдем. Керпем дә, үрдәк, бака, керпе, гөмбә һәм башкалар да үз кулларым белән ясалган, – ди хуҗабикә.

Сания апа 9 балалы ишле гаиләдә туып-үсә. Кечкенәдән сәхнәгә чыгарга хыяллана. Җыр-биюгә дә осталыгы бар, сүзгә дә тапкыр. Авылда узган мәдәни чараларның үзәгендә кайнап яши. Озак еллар фермада сыер сава ул. Лаеклы ялга чыккач, матурлык дөньясына күмелә. Бар күңелен, фантазиясен биреп, тирә-ягын матурлау, яшелләндерү, төзекләндерү, ямьләү эшенә керешә. Әлеге мавыгу аңа көннән-көн яңа көч һәм дәрт бирә.

“Иртәнге сәгать 4тә торам да, бакча эшләренә керешәм. Башыма килгән әйберләрне эшләп тә куям. Матурлык, чисталык, тәртип яратам. Менә хәзер яран гөлләрем чәчәк атты. Алары бигрәк тә матур“, - диде Сания апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев