Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәүкәт Гайнетдинов: “Безне бердәмлек яшәтә”

Олы Бакырчы авылында ифтар мәҗлесе узды.

(20 нче март, “Апастово-информ”).



Мәҗлесне район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев эчтәлекле вәгазьләре, изге догалары белән башлап җибәрде.
Ифтар мәҗлесенә килгән авылдашларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров тәбрикләде.
“Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезне район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм шәхсән үз исемемнән изге Рамазан ае белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, тигез-мул тормыш телим. Сез бердәм һәм актив булуыгыз белән аерылып торасыз. Киләчәктә дә изге гамәлләрегез, бердәм эшләрегез белән үрнәк күрсәтсәгез иде”, - диде ул.
Шулай ук ифтар мәҗлесендә район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, социаль мәсьләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, КФХ “Шагабиев” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Шагабиевлар да изге теләкләрен ирештерделәр.
Авылның имамы Шәүкәт Гайнетдинов Олы Бакырчыда дини тәрбия бирү югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. Җитәкчеләргә, авылдашларына, иганәчеләргә олы рәхмәен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев