Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда терлекләрне маркировкалау бара

Районда маркировкалау эшен 1 октябрьгә төгәлләргә ниятлиләр. Бүгенге көндә сарыкларның 87 проценты, атларның 93 проценты маркировкаланган.

(29 сентябрь, “Апастово-информ”).


Маркировкалау юлы белән хайванга идентификацион номер бирелә, мәгълүмат Федераль дәүләт мәгълүмат системасы базасына кертелә.
Районның ветеринария хезмәткәрләре белдерүенчә, Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә “Ветеринария турында”гы канунга кертелгән үзгәрешләр 2023нче елның 1 сентябреннән мөгезле эре терлекләр, ат, дуңгыз, сарык-кәҗә кебек йорт хайваннарының барысы да маркировкаланган булуны таләп итә.

“Бу эшкә без яз аенда ук керештек. Язгы чаралар барышында мөгезле эре терлекләр – сыерлар, бозаулар биркаланды. Хәзер исә сарыклар, кәҗәләр биркалана, ә атларга тире асты микрочибы урнаштырыла. Тамгаланган хайваннар турындагы мәгълүмат Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ветеринария өлкәсендәге мәгълүмати дәүләт системасына, “Регагро” программасына кертелә.
Анда малның кушаматы, кыскача тасвирламасы, яше, токымы, авыруларга каршы кисәтү чаралары узуы – вакциналар алуы хакында белешмә күрсәтелә. Әлеге мәгълүматны смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта ярдәмендә илнең теләсә кайсы почмагында укып булачак. Әйтик, телефон камерасын биркага гына китерергә кирәк, һәм хайван турында бөтен белешмә күренә”, - дип белдерде район ветеринария хезмәтенең мал табибы-терапевт Малик Әминов.

Мал табиблары әйтүенчә, хайваннарны маркировкалау эпизоотик һәм санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту, йогышлы авыруларга каршы көрәшү максатыннан оештырыла.

“Терлекләрне маркировкалау хайваннар арасында таралучы йогышлы авыруларны контрольдә тотарга ярдәм итә. Кулланучыларга чиста терлекчелек продуктлары җитештерергә мөмкинлек бирә. Маркировкалау һәр хуҗалык өчен мәҗбүри”, - дип ассызыклап үтте табиб.
Маркировкалау эше Татар Черкене авылында яшәүче Расыйх Фәттаховның шәхси ярдәмчел хуҗалыгында да үткәрелгән. Фермер сарыкларны маркировкалауның мөһимлеген яхшы аңлый.
“Хайванның сәламәт булуы мөһим. Ветеринарлар белән бер сүздә булып эшлим, киңәшләренә таянам”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев