“Сайлау участокларында хокук бозулар булмады“, – дип хәбәр иттеләр Апас эчке эшләр бүлегеннән
Районда 57 сайлау участогы эшли. Аларның барысында да эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр кизү тора.
Шулай ук районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре дә участокларга билгеләнгән. “Әлеге сәгатьләргә хокук бозулар күзәтелмәде. Алга таба да тәртип булыр дип ышанабыз“, – дип белдерделәр эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев