Сайлау участокларында тәртип сакчылары кизү тора
Участокларның барысында да эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре тәртип саклый.
(1 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
“Безнең хезмәткәрләр 25 июньнән бирле иртәнге 8 дән, кичке 8 гә кадәр участокларда тәртип саклый. Аларга ДНД вәкилләре дә ярдәм итә. Тавыш бирүләр тыныч кына бара. Хокук бозу очраклары күзәтелмәде”, - диде полиция начальнигы Фәнис Шәрәфуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев